ТР Министрлар Кабинеты алдынгы инженер мәктәпләренә грантлар бирү тәртибен раслады

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2024 елда алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерүгә субсидияләр рәвешендә грантлар бирү тәртибе расланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Май ахырында Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларын хуплау» грантын раслаган иде. Грант алучылар исемлегенә Казан федераль университеты, КНИТУ-КХТИ, А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ, Әлмәт дәүләт технология университеты «Югары нефть мәктәбе» һәм Иннополис университеты керде.

Грант чаралары профессорлар-укытучылар составының һәм алдынгы инженерлык мәктәпләренең менеджментының квалификациясен күтәрүгә, яңа белем бирү программаларын эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә, кадрлар әзерләү өчен (эшләүче инженерларны укытучылар эшчәнлегенә җәлеп итүне дә кертеп), махсус белем бирү киңлекләрен (лабораторияләр, тәҗрибә производстволары, «акыллы» фабрикалар) булдыруга, шулай ук белем бирү процессыннан тыш иң яхшы студентлар өчен практик яисә стажировкалар оештыруга юнәлдерелергә мөмкин.

Югары уку йортларының һәркайсы 82 млн 356,18 мең сум акча алачак. Аларны хезмәт хакына, мәктәпләрнең эшләве өчен кирәкле эш һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә, сатып алуларга, стипендияләргә һәм укучыларга матди ярдәмнең башка рәвешләренә тотарга мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International