Студотрядларның 65 еллыгы уңаеннан студентлар җыйган 65 нче “КАМАЗ” конвейерыннан төште

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Чаллыда «КАМАЗ» заводында 65 нче йөк машинасы конвейерыннан төште, аны җыюда «КАМАЗ - 2024» бөтенроссия проектында эшләүче студентлар җитештерү отрядлары катнашты. Хәзер заводтан һәр 5 минут саен алар җыйган яңа автомобильләр чыга.

Россия студентлар отрядларының илдәге иң зур йөк автомобильләре җитештерүче белән хезмәттәшлеге быелның февралендә башланды. Предприятиедә студентлар отрядларының зональ штабы булдырылган, шулай ук «КАМАЗ» Бөтенроссия студентлар җитештерү отряды тормышка ашырыла. Илнең 11 төбәгеннән, шул исәптән Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасыннан 300 студент автомобиль, пресс-рам заводларында һәм двигательләр заводында слесарьләр, агрегат станокларының автомат линиясе операторлары, станоклар һәм манипуляторлар көйләүчеләре, эретеп ябыштыручылар, токарьлар, электромонтёрлар белән эшли.

Татарстан Республикасы студентлар җитештерү отрядларын үстерү буенча төп мәйданчык һәм җитештерү белгечлекләре буенча һөнәри белем бирүне гамәлгә ашыру буенча лидер булып тора.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International