ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында “Үтильләштерү мәктәбе: электроника” федераль экология программасы лидерларын бүләкләделәр. Электрон калдыкларны җыюга һәм үтильләштерүгә иң зур өлеш керткән хакимият органнары, бюджет учреждениеләре һәм мәктәп укучылары, шулай ук экологик белем , рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле призлар алдылар.
Игълан ителгән номинацияләр буенча «Үтильләштерү мәктәбе: электроника» экология программасында җиңүчеләр:
1 урын - Әтнә районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
2 урын - Лаеш районы һәм Биектау районы Башкарма комитетының мәгариф бүлекләре
3 урын - Чистай районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе
Шулай ук «Экологик агарту буенча системалы эш өчен» медале белән Буа районы мәгариф идарәсе бүләкләнде.
Татарстан Республикасы мәктәпләре арасында «Үтильләштерү мәктәбе: электроника» программасы лидеры:
1 урын - Әтнә районының Күлле -Киме мәктәбе
2 урын - Биектау районының Шуман мәктәбе
3 урын - Питрәч районының Кибәче мәктәбе
Татарстан Республикасының урта махсус уку йортлары арасында «Үтильләштерү мәктәбе: электроника» программасы лидеры:
1 урын - Яр Чаллы сәнгать көллияте
2 урын - Лениногорск политехника көллияте
3 урын - Яшел Үзән медицина көллияте