Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә яшьләр һәм студентлар туризмы программасы (Студтуризм) оештырган "Студтуризм челтәрдә" конкурсы старт алды. Гаризалар кабул итү 25 августка кадәр дәвам итәчәк.
Анда югары уку йортлары студентлары яисә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр катнаша ала. Нәтиҗәләр буенча 10 җиңүче билгеләнәчәк, алар Росмолодежь программасыннан Россия буенча сәяхәткә сертификатлар алачак . Нәтиҗәләр 25 сентябрьдә Студтуризм программасының рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә басылып чыгачак.