Бөтенроссия контроль эш «Выходи решать!»

2024 елның 26 июле, җомга

Алтынчы Бөтенроссия физик-техник контроль эш 28 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак. Анда 8 сыйныф һәм зуррак сыйныф укучылары, шулай ук, конкурс уздыру мәйданчыклары сыйфатында университетлар катнаша ала.

Контроль эшне рус һәм инглиз телләрендә сайтта дистанцион, шулай ук Мәскәү һәм төбәк вузлары базасында да язарга мөмкин.

Университетларга таләпләр: интернетка тоташкан компьютерлы кабинетлар булу, шулай ук фәнни-популяр чаралар уздыру мөмкинлеге. Тулырак рәсми сайтта - выходирешать.рф.

Конкурс 2017 елдан Мәскәү физик-техник институты инициативасы буенча гамәлгә ашырыла, ул вакытта аңа 35 мең катнашучы гариза биргән. 2018 елда 57 меңнән артык гариза кергән, 2019 елда - 70 меңнән артык, 2022 һәм 2023 - 93 меңнән артык. Хәзер проект фән һәм технологияләр унъеллыгы чаралары исемлегенә керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International