«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «Алабуга - Композит» регионара студентлар җитештерү отрядына старт бирелде. Бүгенге көндә проектта Россиянең 28 төбәгеннән 845 студент отряды эшли, ике атна дәвамында аларның саны 1300гә кадәр артачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Студентлар тоташкан урыннарны шомарту, эшләнмәләр каркасларын җыю, сумала ясау һ.б. эшлиләр. Проект илдәге иң зур күләмдәге генә түгел, ә иң югары түләүле , 2/2 эш графигы буенча хезмәт хакы аена 100 мең сум тәшкил итә.
Проектта катнашучылар өчен хезмәт эшчәнлегеннән тыш, спорт һәм мәдәни-иҗат чараларын һәм конкурсларны үз эченә алган ял программасы оештырылачак.
«Алабуга» махсус икътисадый зонасы белән хезмәттәшлек 2022 елдан бирле алып барыла. Быел "Алабуга - Композит" проектыннан тыш, махсус икътисадый зона территориясендә яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары өчен илдә беренче төбәкара хезмәт проекты эшли башлаячак, алар Россиянең 10 төбәгеннән, шул исәптән яңа төбәкләрдән 300 укучыны берләштерәчәк.