Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләр театрларын үстерү өчен грант конкурсы узачак

2024 елның 26 июле, җомга

2024 елның икенче яртысында Татарстанда балалар һәм яшьләр театр коллективларын үстерүгә юнәлтелгән грант бәйгесе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 2024 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның ачык формалашкан максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

Балалар һәм яшьләр театр студияләренә аларның эшчәнлеген популярлаштыру өчен мәгълүмати, методик һәм финанс ярдәме күрсәтү, шул исәптән ММЧ һәм Интернет челтәрендә студияләр турында мәгълүматны бастырып чыгару юлы белән, ТР Мәдәният министрлыгының агымдагы елга төп гавами максатларының берсе булды, дип искәртте Натфуллин.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International