Түбән Кама шәһәренең 35 нче лицее Россиянең топ-10 мәктәбенә кергән, алар 2024 елда химия буенча йөз балл җыючылар әзерләгәннәр. Бу хакта «НТР 25» яза.
"Безнең нәтиҗә - илдә дүртенче,бездән алда Новосибирск һәм Мәскәү, "- дип шәрехләде рейтингны Түбән Кама мэры Рамил Муллин.
Химия укытучысы Ирина Хомякова мондый уңышның сере баштан ук фәнне тирәнтен өйрәнү ди. "Химия бездә 7 нче сыйныфтан башлана, шуңа күрә әзерлек иртә башланды. Югары сыйныфларда профильле дәрәҗәдә өйрәнү нәтиҗәләр бирде. Олимпиадаларда катнашу да ярдәм итте», - диде Хомякова.