Татарстанда быел лицензиясез эшләгән өч шәхси белем бирү оешмасы ачыкланды. Аларга йөрүче барлык балалар да гаилә укытуында. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов ведомстводагы утырышта хәбәр итте.
Аерым алганда, "Тринити" мәктәбе ("Киләчәккә адым" балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы), "Непоседы" мәктәбе (Аксенова ИП) һәм "Әлифба" мәктәбе (ИП Шакирова) лицензиясез эшләгән.
Моннан тыш, "Метод" укыту үзәге эшчәнлеге тикшерелде, ул медицина белем бирү программалары буенча укыта, яңадан әзерлек һәм квалификация күтәрү үткәрә.