“Белем” җәмгыяте Татарстанда студентларның “Лига Форума” партнеры булды

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

«Белем » Россия җәмгыятенең Татарстан Республикасында филиалы «Лига Форума» студентлар белем бирү форумының барлык өч сменасының белем бирү программасы партнеры булды. Бу хакта җәмгыятьнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Лига Форума» Әлмәт дәүләт технология университетының «Югары нефть мәктәбе» территориясендә 3-19 август көнәрендә узачак. Вакыйгада 1200дән артык уку йорты һәм махсус урта уку йорты катнаша.

«Белем» Россия җәмгыяте лекторлары сыйфатында 20дән артык күренекле фән, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Форумга мәртәбәле кунаклар буларак танылган хоккейчы Данис Зарипов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та чакырылган.


 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International