Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
Шулай ук Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе территориясендә 270 урынга исәпләнгән корылма төзелә, анда КФУ каршындагы остазлык мәктәбе урнашачак.
Коротихин искәрткәнчә, 2 нче татар гимназиясе - Татарстан Республикасының милли мәгариф үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессының ресурс базасы.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров барлык эшләрне 1 сентябрьгә кадәр башкарырга кушты.