34, 68, 112 һәм 156 номерлы Казан мәктәпләрендә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 20 кабинет төзекләндерелә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе көнне Казан социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
Биналарда дефектологлар, логопедлар һәм психологлар белән эшләү өчен киңлек бирелә, тренажерлар, активлык һәм психологик бушану өчен сенсор җиһазлары урнаштырыла . Бу эшләр өчен 15 млн сум каралган.