Югары уку йортларына Дәүләт хезмәтләре аша 1,6 млн.нан артык гариза бирелгән

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Абитуриентлар Дәүләт хезмәтләре аша 1 меңнән артык югары уку йортына 1,6 млн нан артык гариза биргән – бу гаризаларның гомуми санының 60% ы, дип хәбәр итә Цифрлар министрлыгы.

"Югары уку йортына онлайн укырга кер" сервисыннан 600 меңнән артык кеше файдаланган. Аларның 58% кызлар һәм 42% егетләр. Быел иң популяр белгечлекләр арасында янә ИТ лидер булып тора", - дип билгеләп үтте министрлык.

Укытуның көндезге формасына исәп тотучылар - 66%. 21% - читтән торып, 13% - көндезге-читтән торып.

Иң популяр юнәлешләр арасында - информатика һәм исәпләү техникасы, мәгълүмати системалар һәм технологияләр, юриспруденция, дәвалау эше.

Максатчан уку буенча иң популяр югары уку йортлары: И.М. Сеченов исемендәге МДМУ, Н.И. Пирогов исемендәге РНИМУ, И.П. Павлов исемендәге ПСПГМУ, Россия медицина университеты, СПбДУ.

Дәүләт хезмәтләре аша биш вузга гариза бирергә мөмкин..

Бюджетка документлар кабул итү инде төгәлләнде, әмма түләүле бүлеккә тапшырырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International