Быел Татарстанның авыл мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» табигый фәнни һәм технологик юнәлешендәге тагын 72 мәгариф үзәге ачылачак. Аларны төзү өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 159,5 млн сум акча бүленгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева хәбәр итте.
Алексеева сүзләренчә, проект табигый фәннәр: физика, химия, биология буенча белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Аерым алганда, кабинетлар биология, экология, физиология, нейротехнология, химия һәм физика буенча цифрлы микроскоплар, химия буенча БДИ( ОГЭ) өчен җыелмалар белән җиһазландырыла. Физика кабинетлары өчен робот-манипуляторлар, механика, мехатроника һәм робототехника буенча белем бирү җыелмасы сатып алына.
"Үсеш ноктасы" үзәкләре "Мәгариф" илкүләм проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты буенча төзелә.