Сайлап алуда Россиянең барлык төбәкләреннән 5,3 меңнән артык яшүсмер катнашты, шуларның 64е Татарстаннан.
Финалга чыгучылар арасында – Чаллының 41 нче мәктәбеннән Марк Барышев, профессиональ воркаут-спортчы.
Моннан тыш, финалга Чистайның 1 нче гимназиясеннән Катерина Баранова узды, ул биш музыкаль инструментта уйный, кинофильмнар өчен җырлар яза һәм җырлый .
Тагын бер финалист Иннополис лицееннан - Арина Данилина, актерлар осталыгы белән мавыга һәм әйдәп баручы сыйфатында чыгыш ясый.
Финал "Артек" та 25 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр узачак. Сменада 54 төбәктән 175 укучы катнашачак.