Министр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чистай муниципаль районнары укучыларының уңышларын аерым билгеләп үтте.
Татарстанда берничә ел эчендә беренче тапкыр ике чыгарылыш сыйныф укучысы өч имтиханнан 100 балл җыйган. Әлмәтнең 20 нче мәктәбен тәмамлаган Анастасия Князева рус һәм инглиз телләре, шулай ук әдәбият буенча максималь балл алган.
Казанның Вахитов районында инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18 нче мәктәпне тәмамлаган Полина Романенко рус теле, әдәбияты һәм тарихы буенча максималь балл алган. Аның дүрт фән буенча гомуми җыйган баллы - 398.