Татарстанда БДИны 100 баллга тапшыручылар акчалата премияләр белән бүләкләячәкләр

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы быел БДИны йөз баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучыларын матди яктан бүләкләячәк. Өстәвенә, бүләкләү күләме максималь нәтиҗәгә тапшырылган предметлар санына бәйле. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ведомство башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

“Быел БДИда максималь нәтиҗә алган чыгарылыш укучыларын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан матди бүләкләү көтә: аларга, нәтиҗәне исәпкә алып, бер тапкыр бирелә торган шәхси акчалата бүләк күчереләчәк: 15, 25, 35 мең сум”, - дип белдерде ул.

Татарстанда барлыгы 342 кеше йөз БДИны 100 баллга тапшырган, ( бер, ике һәм өч предмет буенча).

Һадиуллин сүзләренә караганда, Татарстанда имтиханны 100 баллга тапшыручыларның күбесе республика югары уку йортларына укырга керүне сайлаганнар, популярлыгы буенча икенче урында Мәскәү, өченчедә - Санкт-Петербург. Сайланган юнәлешләр арасында, узган елдагы кебек үк, филология һәм мәгълүмат технологияләре алда бара.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International