Татарстан укучылары арасында информатика иң популяр предмет булган

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Быел Татарстанда ОГЭ тапшырганда иң популяр предмет информатика булган . Аны 19 меңнән артык укучы сайлаган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Сан буенча да, катнашучыларның гомуми өлеше буенча да информатика абсолют лидер булды. Шулай ук география алда бара, биология һәм туган тел үз позицияләрен яхшыртты. Һәм монда без тагын бер кат табигый фәннәр буенча катнашучылар санын арттыру бурычын ассызыклыйбыз. Бу һәр муниципалитет өчен актуаль», - диде министр.

Имтиханның иң югары нәтиҗәләре физика һәм биология буенча теркәлгән, ә иң түбән уртача билге - химия һәм җәмгыять белеме буенча.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International