Фальков яшь белгеч статусын закон дәрәҗәсендә беркетергә чакырды

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Россиядә ил икътисадын кадрлар белән тәэмин итү проблемасын хәл итү өчен яшь белгеч статусын закон дәрәҗәсендә ныгытырга кирәк. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Дәүләт Думасында хөкүмәт сәгатендә чыгыш ясаганда әйтте дип хәбәр итә ТАСС.

Министр фикеренчә, яшь белгечнең хокукларын һәм бурычларын юридик яктан билгеләргә, өстәмә гарантияләр һәм ярдәм чараларын беркетергә кирәк. Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков җавап итеп шунда ук профильле эшче төркем төзергә тәкъдим итте.

Фальков шулай ук "хезмәт базарында кадрлар кытлыгы шартларында" һәм "әзерлек өлешендә тупланган диспропорцияләр" шартларында бюджет программалары буенча югары уку йортларында укучыларны гарантияле эшкә урнашуны тәэмин итәргә чакырды.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International