Татарстаннан 53 укучы БДИны көзгә тапшырачак

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Татарстанда мәҗбүри предметлар буенча минималь күләмдә балл җыя алмаган 53 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны сентябрьдә яңадан бирәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Мәҗбүри предметлар буенча бусаганы үтмәгәннәр өчен июльдә тагын бер кат имтихан бирергә мөмкинлек булды. 319 кеше имтиханны ташыра алды, бу тапшырылмаганнарның 85,7% ын тәшкил итә. Әмма сентябрь аена 53 кеше кала», - дип билгеләп үтте министр.

53 кеше арасында 11 е мәҗбүри булган ике предмет буенча да минималь бусаганы уза алмаган, җидесе - рус теле буенча һәм 35 е математикадан.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International