Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Профильле дәрәҗәдәге математика, әдәбият, информатика буенча имтихан нәтиҗәсен 5 укучы 100 баллга кадәр яхырткан, тулаем Россия буенча 122 укучы, дип өстәде ул.
Имтиханнарны тапшыручылар арасында мәҗбүри предметлар буенча минималь бусаганы уза алмаучылар да булды. Андыйлар якынча 370 кеше иде, күбесе имтиханны бирә алган.