Татарстанда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханының уртача баллы быел 67,31 тәшкил итте, бу гомумроссия күрсәткеченнән югарырак, әмма узган ел нәтиҗәләреннән түбән. Былтыр укучылар уртача 72,03 җыйганнар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Шул ук вакытта күпчелек предметлар буенча уртача балл, киресенчә, үскән. Шулай итеп, математика буенча күрсәткечләр 7 баллга арткан (71,24 ), физика буенча 10 баллга (68,44) һәм әдәбият буенча 5,5 баллга (77,93 ).