Мәктәп урманчылыклары слеты йомгаклары

2024 елның 30 июле, сишәмбе

2024 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының “Урман һәм инновацияләр” VII слетына йомгак ясалды.

Иң көчле исеме өчен 31 команда көрәште, шулай ук слетта зачеттан тыш Марий Эл Республикасы һәм Чуваш Республикасы мәктәп урманчылыклары әгъзалары катнашты. Форум барлыгы 200 кешене җыйды.

«Лесная цифровая викторина»интерактив интеллектуаль уены нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Арча районының “Урман урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы, 2 нче урынны -Лениногорск райоеының Иске Иштирәк мәктәбенең “Яшь урманчылар” ы, 3 нче урынны Мамадыш районының “Урман дуслыгы” гомуми белем бирү учреждениесенең “Урман драмасы” мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр алды.

«Аверс» программасы йомгаклары буенча 1 нче урынны Чулпан Ганиева (Мамадыш районының «Урман дуслыгы» мәктәп урманчылыгы), 2 нче урынны - Илузәр Кашапов (Саба районының «Нургали оныклары » мәктәп урманчылыгы), 3 нче урынны - Яңа Баранова (Кукмара районының «Экос» мәктәп урманчылыгы) алды.

“Яшь урманчылар” конкурсы йомгаклары буенча Ислам Билалов һәм Илвина Насыйбуллина (Саба районының “Нургали оныклары” мәктәп урманчылыгы), 2 нче урынны (Яшел Үзән районының “Яшел йорт” мәктәп урманчылыгы) Екатерина Ганина һәм Язилә Якупова , 3 нче урынны - Карина Байкова һәм Глеб Чернов (Әгерҗе районының “Яшел армия” мәктәп урманчылыгы) алдылар.

Мәктәп урманчылыклары күргәзмәсен оештырган өчен 1 нче урын Саба районының “Нургали оныклары”, 2 нче урын Яшел Үзән районының “Яшел йорт”, 3 нче урын Минзәләрайонының “Тополек” мәктәп урманчылыгына бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International