Рөстәм Миңнеханов Форостагы “Сәләт-Ак Барс” лагеренда булды һәм балаларның ялын оештыру шартлары белән танышты

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Хәзер лагерьда профильле сменаларда Татарстаннан 237 һәм Кырым Республикасыннан 60 бала ял итә.

Рөстәм Миңнеханов торак корпусны карады, балаларның нинди шартларда яшәвен, шулай ук спорт үзәген тикшерде. Рәис туклануны оештыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Ул кухняны карады, продукциянең сыйфатын бәяләде. Бу мәсьәләне аерым контрольдә тотарга киңәш итте.

Якын көннәрдә чираттагы смена башланачак. Җәйге чорда сәламәтләндерү комплексында бөтен Россиядән 1400дән артык бала ял итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International