Студентлар һәм аспирантларның фәнни-тикшеренү эшләре конкурсына 3 меңнән артык гариза кергән

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

IX Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсына 3 меңнән артык гариза бирелгән. Авторлык проектларын 450 дән артык вуз һәм фәнни оешма студентлары һәм аспирантлары тәкъдим итте. Алар арасында - 18 чит ил укучылары да бар.

Нәтиҗәләре буенча 300дән дә ким булмаган финалист сайланачак. Аларның проектлары конкурс йомгаклау җыентыгында бастырылачак. 10 юнәлеш буенча җиңүчеләр кыйммәтле призлар һәм дипломнар алачак. Финал һәм бүләкләү тантанасы Самарада 29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр «Киләчәк фән – Яшьләр фәне» IX Бөтенроссия яшьләр фәнни форумы кысаларында узачак.

Катнашучылар саны буенча иң актив төбәкләр: Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Самара өлкәсе, югары уку йортлары – Кубан дәүләт университеты, К.А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе, Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты, Королев исемендәге Самара университеты, Байкал дәүләт университеты, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты.

Россиянең яшь тикшеренүчеләре белән беррәттән, җиңү өчен Австралия, Вьетнам, Джибути, Мисыр, Иран, Кытай, Конго, Латвия, Тайвань, Төрекмәнстан, Шри-Ланкадан һәм БДБ илләреннән студентлары һәм аспирантлары ярыша.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International