“Үз телем” татар телен өйрәнү буенча проектлар конкурсының финалына 17 казанлы чыккан

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

“Үз телем” татар телен өйрәнү буенча проектлар конкурсында катнашуга 70 тән артык казан кешесе гариза биргән, шуларның 17 се финалга узган. 1 августта алар жюри әгъзаларына инициативалар күрсәтәчәкләр. Финалга чыгучыларга үз идеяләре турында сөйләргә һәм аларның әһәмиятен исбатларга кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, конкурста 35 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, студентлар һәм яшьләр катнаша . Алар, татар телен өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган һәм өстенлекле булган проектларын тәкъдим итәргә тиеш иде.

Конкурсның приз фонды 2 млн сум.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International