Казан укучылары Казан - Адлер поезды пассажирларын коткарырга ярдәм иткән

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Казанның "НУР" балалар спорт патриотик клубы дзюдочылары Волгоград янында рельстан төшкән поездда зыян күрүчеләрне коткарырга ярдәм иткәннәр. Аларның укыту-тренировка җыеннарына барулары булган. Команда составында 181 нче мәктәп укучысы Арслан Гайнетдинов булган.

Ул зыян күрүчеләргә ярдәм итү минем бурычым дип әйткән.

Нәтиҗәдә, алар ауган поезд вагоннарында калган 40 пассажирны ватылган тәрәзә аша эвакуацияләгәннәр.

181 нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Надежда Закамская балаларның зур җаваплылык күрсәтүләрен әйтте.

Якын араларда аерым укучыны бүләкләү турында карар кабул ителәчәк. "Безнең малайлар - иң көчлеләр, югалып калмадылар", - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International