Россия Мәгариф министрлыгы оештырган «Наставничество» Бөтенроссия конкурсында катнашучыларны теркәү 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс ике юнәлеш буенча уздырыла: «Ел остазы» һәм «Остазлыкның иң яхшы практикалары».
Конкурска гаризаларны мәгариф оешмаларында, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, социаль яклау һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә, предприятиеләрдә, федераль һәм муниципаль башкарма хакимият органнарында, җирле үзидарә органнарында һ.б. эшләүче остазлар бирә ала.
"Россиядә "Наставничество" яңа конкурсы барлыкка килде, аның кысаларында иң яхшы остаз, иң нәтиҗәле практик билгеләнәчәк. Әлеге уникаль проект һәр катнашучыга үз хезмәтенең эксперт бәясен алырга, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга, эштә кулланырга мөмкин булган новацияләрне сынап карарга мөмкинлек бирәчәк. "Наставничество" конкурсы үз эшен чын күңелдән яратучы якты профессионалларны һәм кешеләрне берләштерәчәк, дип ышанам. Аның барлык катнашучыларына яңа ачышлар һәм кызыклы идеяләр телим"
Дистанцион сайлап алу этабы 27 октябрьдә төгәлләнәчәк, «Остазлар фестивале»нең финалы 17-19 декабрьдә «Сенеж» Осталык идарәсе базасында узачак.