Әлмәтнең махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары күңел ачу үзәгендә булдылар

2024 елның 2 августы, җомга

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә актив ярдәм күрсәтелә. Узган елның июленнән анда «Нур» психологик ярдәм үзәге дә катнаша.

Бу сезонда балалар өчен ике җәйге интенсив үткәрү планлаштырыла.

Әлмәт районы матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, шушы көннәрдә 20 бала «Нур» белгечләре белән «Бушидо Парк» күңел ачу үзәгендә булганнар.

МХОдан соң сугышчыларны социаль тернәкләндерү процессына, шулай ук мобилизация һәм контракт буенча хезмәт итә торган гаиләләргә аерым игътибар бирелә. 2024 ел башыннан "Нур" үзәге 500 гә якын кешегә психологик ярдәм күрсәткән.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International