31 июльдә Яр Чаллы шәһәре янындагы «Шатлык» савыктыру комплексы» балалар лагеренда «Бәхетнең җиде чәчәге» балалар-ата-аналар сменасы старт алды. Анда Татарстан Республикасы гаиләләре катнашты.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фәннәр министрлыгы инициативасы буенча төзелде, 300 балага үз әти-әниләре белән ял итүгә исәпләнгән.
Үзенең эчтәлеге буенча смена уникаль! Тәрбиягә алган һәм үз балалары, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге сәламәтлек һәм махсус ихтыяҗлары булган балалар тәрбияләнә торган гаиләләр өчен ял.
Сменаны оештыручылар – Чаллы шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гаилә корылышына ярдәм итү үзәге белгечләре.
Балалар-ата-аналар сменасы программасы балаларның һәм ата-аналарның уртак эшчәнлеген үз эченә ала. Бу спорт ярышлары, конкурс-күңел ачу, танып белү, интеллектуаль, сәламәтләндерү чаралары.