ТРда ятим балалар йортлары урнашкан җирне милеккә түләүсез алачак

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Татарстанда ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга йортлары урнашкан участокларны милеккә бушлай тапшырачаклар. ТР Җир кодексына 26 июльдән кертелгән үзгәрешләр турында ТР Җир һәм милек министрлыгында әйттеләр.

Сүз "Ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләре турында" ФЗ буенча ятим балаларга бирелгән дәүләт яки муниципаль милектәге йортлар яки блокланган төзелеш йортлары урнашкан кишәрлекләр турында бара.

«Татар-информ» элегрәк хәбәр иткәнчә, 2024 елда республика ятим балалар өчен 22 районда 600 дән артык торак урыны сатып алырга планлаштыра.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International