Кама Тамагы гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңде

2024 елның 3 августы, шимбә

Кама Тамагы районының Антоновка авылыннан Шәйхәйдәровлар гаиләсе «Ел гаиләсе - 2024» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Ул РФПрезиденты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елы кысаларында уза.

Конкурс финалында 388 гаилә ярышты, алар Россия Федерациясенең 88 субъектыннан төбәк этапларында җиңүчеләр. Жюри гаиләләрне төрле критерийлар буенча бәяләде: үзара хөрмәт, ял вакытын бергә үткәрү, балалар тәрбияләү, социаль активлык һәм гаилә традицияләрен саклау кебек сыйфатларга ия булу. Нәтиҗәдә, 88 гаилә җиңүче дип табылган, алар арасында Шәйхәйдәровлар гаиләсе дә бар.

Ренат белән Айгөл «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңделәр. Бүләкләү тантанасы октябрьдә Мәскәүдә узачак.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International