«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь укытучысы - 2024» конкурсының гаризалар тапшыру кампаниясе сентябрьдән октябрьгә кадәр узачак, ә чара февраль башына кадәр дәвам итәчәк. Җиңүче 500 мең сум приз алачак. Бу хакта “Татар-информ”га ТР яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Софья Мостафина хәбәр итте.
Узган ел җиңүчесе Юлия Тимошина кадрлар резервына эләккәннән соң Әлмәттәге нефть мәктәпләренең берсенә эшкә урнашты һәм анда махсус аның өчен аерым химик лаборатория ачканнар.