Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко "Эксперт" журналына биргән интервьюсында хәбәр итте.
Белем бирү стандартлары нигезендә, 1 сентябрьдән укыта башлаячак "Куркынычсызлык һәм Ватанны яклау нигезләре" предметы кысаларында укучылар, аерым алганда, башлангыч хәрби әзерлек элементларын, хәрби хәрәкәтләр алып бару шартларында беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен һәм массакүләм зарарлану коралыннан саклану ысулларын үзләштерергә тиеш.
"Хезмәт” (технология) предметы 1 сентябрьдән мәҗбүри. Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1-4 нче сыйныфларда аңа атнага бер сәгать вакыт бирелә, 5-7 нче сыйныфларда - ике сәгать, 8-9 нчы елларда - бер.