25 июльдән «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Логос» республикакүләм профиль сменасы старт алды. Дүртенче смена 25 июльдән 11 августка кадәр 18 көн дәвам итәчәк. Укучыларның инглиз теле буенча республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының узган еллардагы муниципаль, төбәк һәм йомгаклау этаплары җиңүчеләре һәм призерлары, республика олимпиада үзәгенә гаризалар биргәндә сайлап алу турын узган 6-11 сыйныф укучылары чакырылган. Быел сменада республика муниципаль берәмлекләренең төрле мәгариф оешмаларыннан мавыгучы 6-11 сыйныф укучылары катнаша.
«Инглиз теле» предметы буенча укыту процессы вакытында сменада катнашучылар теоретик әзерлек белән шөгыльләнәләр, аңа тематик модульләр укытуның төрле яклы методлары кертелгән. Теоретик дәресләр вакытында катнашучыларны яшь категориясе һәм тел дәрәҗәсе буенча 4 төркемгә бүләләр.
Практик әзерлек фильмнар, социаль роликлар карауны, күргәннәр турында фикер алышуны, сорауларга җавапларны, брифингларны, КФУның Югары чит телләр мәктәбе укытучыларының мастер-класслары, проект эшләре яклауны , шулай ук инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында өч тапкыр җиңүчеләрне һәм призерларны үз эченә ала.