Профессия сайлау үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасының укыту-методик эшчәнлек буенча алдан һөнәри әзерлек үзәге җитәкчесе урынбасары Матвеева Марина сөйләде.
Укучыларга «Киләчәккә билет» проекты турында сөйләделәр. Максатчан дәресләр, гаилә тестлары, онлайн форматында һөнәри пробалар турында. Кайбер укучылар һөнәрне алга таба сайлау өчен үзләренең иң яхшы күнекмәләрен һәм мәнфәгатьләрен билгеләү өчен психологик диагностика узарга карар кылдылар.
Балаларны Казандагы «Тарихи парк - Киләчәк лабораториясе» интерактив күргәзмәсенә чакырдылар. Анда катнашучылар уен рәвешендә тугыз һөнәри юнәлеш: индустриаль, сәламәтлек, социаль, эшлекле, уңайлы, куркынычсыз, креатив, аграр мохит белән таныша ала. Татарстанда барлык санап кителгән юнәлешләргә дә ихтыяҗ зур.