2024 елның 5 августында “Биосфера” республика экология лагерында (“Дуслык” оешмасы) ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман янгыннары үзәге директоры Айдар Гайфуллин һәм күзәтүче очучы Альмир Әхмәтшин белән очрашу узды. Алар очрашуга янгын сүндерү машинасында килделәр. Балалар Министрлык һәм Урман янгыннары үзәге эшчәнлеге турында белделәр, янгын сүндерүчеләр экипировкасы белән таныштылар һәм үзләре дә янгын сүндереп карадылар.
Экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Анастасия Мердюкова балаларга ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы турында сөйләде. Күрсәтмә өчен балаларны мобиль экологик лаборатория эше белән таныштырдылар. Балалар мондый күчмә лабораториянең бәясе 45 млн. сум торганын белделәр. Әлеге лаборатория Казан шәһәренең атмосферасы буенча көндәлек экологик вәзгыятькә тулы анализ бирә.
Лагерьда катнашучыларны яшь экологлар һәм урманчылар слетлары көтә.