«Уңышлы патент» конкурсы

2024 елның 6 августы, сишәмбе

РОспатент «Уңышлы патент» конкурсы үткәрә. Җиңүче квалификация күтәрү программалары буенча Федераль сәнәгать милке институтында белем алуга сертификат алачак.

Россия уйлап табучылары (юридик һәм физик затлар) һәм уйлап табуга хокукы булган патент ияләре катнаша ала.

Гаризалар 2 сентябрьгә кадәр рәсми сайтта кабул ителә.

Жюри составына фән, бизнес-структуралар, интеллектуаль милек өлкәсендә иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм федераль сәнәгать милке институты экспертлары керәчәк. Алар 10 иң яхшы патентны сайлаячак. Лауреатлар һәм финалистлар дипломнар һәм күкрәк билгеләре алачак.

Конкурс «Фән һәм технологияләрне популярлаштыру» федераль проекты кысаларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International