Татарстанда милли колоритлы балалар дискотекасы сериясе узачак

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстанның “Беренчеләр хәрәкәте “ республика шәһәрләре буйлап милли колоритлы дискотека турын уздырачак. Программада Әлмәт, Түбән Кама, Биектау һәм Байлар Сабасы. Керү бушлай булачак, әмма алдан теркәлергә кирәк. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Рәисе ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Булачак турга килгәндә, анда хәрәкәтнең бушлай курсларын тәмамлаган диджейлар да чыгыш ясаячак. Мәсәлән, Just Dance зонасы һәм яшүсмерләргә мастер-класслар белән мәйданчык, анда теләгән һәркем үз куллары белән татар стилендә истәлекле сувенир ясый алачак. Әлмәттә катнашучылар беләзекләр ясаячак, Сабада милли чигү белән шөгыльләнәчәк, ә Түбән Камада - тематик открыткалар ясаячаклар . Шулай ук һәр шәһәрдә бадминтон буенча турнир узачак.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International