1 августтан 7 августка кадәр Лаеш интернат-мәктәбе базасында "Без кайда, анда җиңү" дигән хәрби-патриотик лагерь уза. Лагерьда 11 яшьтән 15 яшькә кадәрге 150 бала , Татарстанның дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләреннән кадетлар һәм яшь армиячеләр ял итә. Бу җиде көндә балалар МХОда катнашкан ТР Росгвардия идарәсенең "АК БАРС" ОМОН сугышчылары белән очраша. Лагерьга Россия Кызыл Хач хезмәткәрләре килә. Балалар шулай ук укчылар ролендә дә булдылар, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе оештырган ату ярышларында катнаштылар.
Моннан тыш, күп кенә күңел ачу чаралары: квест-уеннар, кинотеатрга бару, футбол һәм пионербол ярышлар үткәрелә.