Гаджетларга бәйле булган балаларның ата-аналары өчен кайнар линия ачылды

2024 елның 9 августы, җомга

Россиядә бушлай кайнар линия эшли. Белгечләр белем бирү, баланы үстерү һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча адреслы ярдәм күрсәтәләр. Эш «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

Аерым алганда, экспертлар балалары смартфоннар һәм планшетлар әсирлегендә булган ата-аналар белән эшлиләр. Алар проблеманы ачыкларга һәм аны хәл итү юлларын табарга ярдәм итә.

Консультацияләр 7 (800) 444-22-32 номеры буенча үткәрелә, форманы сайтта тутырырга кирәк.

Илкүләм проектлар Россиядә Президент Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International