Югары уку йортларына керү өчен документларның төп нөсхәләрен үз вакытында тапшырган һәм конкурс узган мәктәпләрне тәмамлаучылар 9 августтан да соңга калмыйча кабул җителәчәк. Университетка коммерция нигезендә укырга керергә 20 гә кадәр өлгерергә мөмкин булачак.
4 августка булган мәгълүматларга караганда, кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре быел узган елгыга караганда яхшырак , дип хәбәр иттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгында. Ведомство мәгълүматлары буенча, мәсәлән, Россия халыклар дуслыгы университетына бакалавриат һәм специалитет программаларына быел 92 мең кеше документлар тапшырган. Бу узган елга караганда 3,4 процентка күбрәк.
"Стоматология", "Лингвистика", "Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә" юнәлешләре, шулай ук инженерлык белгечлекләре һәм ясалма интеллект белән бәйле юнәлешләр иң популярлар рәтендә.
Быел "Онлайн вузг керү" суперсервис ашабирелә торган гаризалар саны да сизелерлек арткан. Бу юлы "Дәүләт хезмәте" аша документларны абитуриентларның 71 проценты тапшырган. Бу узган ел белән чагыштырганда 11 процентка күбрәк.