Казан лицейчысы Гыймран Абдуллин информатика буенча Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

2024 елның 1 сентябреннән 8 сентябренә кадәр Мисырда (Александр шәһәре) информатика буенча Халыкара олимпиада уза.

Олимпиадада дөньяның 96 иленнән 370 кеше катнаша.

Россия Федерациясе командасын Мәскәү шәһәреннән 3 укучы һәм 2 нче лицей-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Абдуллин Гыймран тәкъдим итә.

Олимпиада 2 турны үз эченә ала.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Россия командасы 4 алтын медаль яулады.

Безнең Гыймран икенче ел рәттән алтын медальгә ия була!

Бу казаныш - аның алыштыргысыз тренеры һәм укытучысы Сафиулин Илшат Ирек улының да казанышы.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International