Минзәлә тәрбиячесе Венера Закирова - «Кешене тәрбияләү» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналисты

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

«Кешене тәрбияләү» Бөтенроссия конкурсының читтән торып  этабына йомгак ясалды. Белгечләр бәяләве нәтиҗәләре буенча ярымфиналга Минзәләнең “Зоренька” балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Закирова барды. Конкурста катнашу өчен Россиянең 89 төбәгеннән барлыгы 12 840 кеше теркәлгән. Иң популяр "Балачак навигаторлары" махсус номинациясе (1998 гариза), рейтингта икенче урында - "Граждан-патриотик тәрбия" номинациясе(744 гариза), ә өченчедә - "Шәхесне тәрбияләү һәм социализацияләү" (288 гариза).

9-11 сентябрьдә ярымфинал узачак. Онлайн-форматта конкурсантларга педагогик биремнәрне чишәргә һәм "ВКонтакте" социаль челтәрендә яки Телеграм-каналда тәрбия турында мәкалә язарга  туры киләчәк. Сынауларның нәтиҗәләрен эксперт советы әгъзалары бәяләячәк. Модераторлар «Кешене тәрбияләү» Бөтенроссия конкурсының амбассадорлары .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International