Татарстанда мәктәпләрне һәм мәгариф үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы үтәлде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин нинди мәгариф учреждениеләрендә әле эшнең баруы турында сөйләде. Видеоконференцэлемтә режимында узган чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр иттеләр Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.
Министр сүзләренчә, төбәктә 15 тулай торак яңартылган - соңгы дүрт объект Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында тапшырылган. Балалар бакчалары буенча программа 98% ка үтәлгән - Менделеевск районында бер балалар бакчасын яңартуны төгәллисе бар. Тагын алты объект - Лениногорск, Лаеш, Азнакай, Түбән Кама, Югары Ослан районнарында агымдагы атнада файдалануга тапшырылды.