Рәис Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Wek 2024 Халыкара форумына старт бирде. Чарада төрле илләрдән 16 мең кеше катнаша.
Ул Kazan Digital Week форумына федераль статус бирелгән өчен Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга рәхмәт белдерде, бу чит ил ведомстволары, фән һәм бизнес вәкилләре белән багланышларның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә диде. Җавап сүзе белән чит ил делегацияләре вәкилләре чыгыш ясады. Беларусь Республикасы элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Анна Рябова Татарстанга кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм ТР вәкилләрен ТИБО технологик форумына чакырды.
Чыгышлардан соң мәртәбәле кунаклар символик төймә ярдәмендә форумны ачтылар, чара мәйданчыгында DIGITAL дигән гаять зур язманы кабынды.