Чаллыда «Мәгариф» илкүләм проектының «Санлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында Чаллы политехника көллияте базасында яңа IT-куб ачу тантанасы булды. Үзәк мәктәп укучылары өчен заманча IT-технологияләрне үзләштерү буенча уникаль мөмкинлекләр бирә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус белем бирү программалары тәкъдим итә. Әлеге программалар мәгълүмати технологияләр өлкәсендә иң кирәкле юнәлешләрне үз эченә ала. Ачылу тантанасында көллият директоры Илдар Ганиев укытучыларны һәм IT-куб хезмәткәрләрен үзәк эше башлану белән котлады.
IT-куб яшьләр арасында мәгълүмати технологияләргә кызыксыну уятуга, гамәли күнекмәләр булдыруга һәм булачак IT-белгечләрне әзерләүгә юнәлтелгән. Үзәк уникаль белем бирү курсларын тәкъдим итә, шул исәптән роботларны программалаштыру, алгоритмика һәм логика нигезләре, мобиль эшләнмәләр, Python һәм Java программалаштыру һ.б. Аудиторияләрне җиһазландыруга һәм әлеге юнәлешләр өчен заманча җиһазлар сатып алуга 20 миллион сумнан артык акча бүленгән.