Мисырда информатика буенча халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган Казанның 2 нче лицей-интернат укучысы Гыймран Абдуллинны Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин белән очрашуга чакырачаклар. Бу хакта шәһәр башлыгы бүген эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр итте.
«Гыймранга тәбрик итүегезне үтенәм, ә иң яхшысы - мин үзем аның белән үз кабинетымда очрашырмын», - диде ул.
Шәһәр башлыгы шулай ук мондый җиңүләр - талантны, үҗәтлекне, зур хезмәт сөючәнлекне һәм укытучылар составының тырышлыгын берләштерү, дип ассызыклады.