Ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашуга теркәлү ачылды

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасының сайлап алу этабында катнашу өчен теркәлү башланды. Ярышлар 8-11 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Олимпиада «Россия Федерациясенең санлы икътисады» илкүләм программасы кысаларында дүртенче тапкыр уза, аны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра. Олимпиада укучыларда интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне ачыклау һәм үстерүгә, ясалма интеллект технологияләре белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. ЯИ буенча ярышлар өч этапта узачак: сайлап алу, төп һәм йомгаклау ярышлары.

Олимпиадада катнашу өчен мәктәп укучылары олимпиаданың рәсми сайтында 6 октябрьгә кадәр теркәлә ала. Сайлап алу һәм төп этаплар дистанцион форматта узачак.

Олимпиаданы оештыру-техник, фәнни-методик һәм мәгълүмати тәэмин итү Дәүләт мәгариф университетына йөкләнгән.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International