Быел тарих буенча БДИ тапшырган барлык чыгарылыш сыйныф укучылары махсус хәрби операция (СВО) һәм Луганск Халык Республикасының Россия составына керүе турындагы сорауга дөрес җавап биргәннәр.
Бу хакта мәгълүмат Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) әзерләгән имтиханда катнашучыларның типик хаталарын анализлау нигезендә укытучылар өчен методик тәкъдимнәрдә бастырылган. Мисалга контроль-үлчәү материалларына кергән бирем китерелгән.
Чыгарылыш укучыларының берсе дә фактны һәм процессны туры китерү таләп ителгән махсус хәрби операция турындагы мәсьәләдә ялгышмаган.
ФИПИ каршындагы тарих буенча БДИ контроль-үлчәү материалларын эшләүчеләрнең Федераль комиссиясе рәисе урынбасары Игорь Артасов билгеләп үткәнчә, мәктәп укучылары МХО турындагы сорауларга әзер булган һәм алар аны бөтен кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин булган тарих дәреслеге ярдәмендә яхшы башкарганнар.